<span>Гаиләдә генә балалар дөрес тәрбия ала. Минем әти-әнием безне бик яраталар. Мин шатлыгымны да, борчуларымны да аларга сөйлим. Алар мине аңларга тырышалар.Әгәр мин хата ясасам, аларны тыңламасам да әтием мине ачуланмый. Ул миңа яхшылап аңлата, шуңа да минем аны гел тыңлыйсы гына килеп тора. Безнең гаилә бик тату һәм бәхетле. Әти-әнием өйдә тынычлык, ярату булсын өчен күп көч куялар. Безнең балачагыбыз күңелле, матур булсын өчен тырышалар. Алар безгә матур киемнәр алып бирәләр, тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Ял итүләрне һәм күңел ачуларны без бергә уздырабыз. Хәтта кунакка да гел бергә барабыз. Әби-бабайның, туганнарның хәлләрен белешеп торабыз. Шулай ук без бергә ял итәргә яратабыз. Җәй көннәрендә еш кына су коенырга барабыз. Гаилә дуслары белән табигать кочагына ял итәргә чыгабыз, төрле уеннар уйныйбыз. Минем әти-әнием бигрәк тә рухи яктан тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр. Безне яхшылык белән начарлыкны аера белергә, кешеләр белән уртак тел табарга, укытучыларны хөрмәт итәргә, тыңлаучан, хезмәт сөючән һәм намуслы булырга өйрәтәләр. Алар безгә әфьюнбазлык, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин икәнлеген аңлаталар. Моннан тыш киләчәктә безгә гаилә кору өчен нинди сыйфатлар кирәклеген аңлаталар. Мин үземнең иң якын кешеләрем – әти-әниемә бик рәхмәтлемен, алар тормышта иң ныклы терәк. Сәламәт булыгыз, озак яшәгез безнең кадерлеләребез!</span>