Красавчик
Мне кажется идеальное имя
Человека воспитывали хорошие люди этот человек прилежно учился старался не получать 2
Нет четверг помоему или понедельник , но ни как не пятница! т. к. через 2 дня не воскресенье!!!!
Карт әби, улын – минем әткәйне, гомер буе көтеп яшәде. Кичләрен капканы да, ишекне дә бикләтми иде: “Ишегегезне бикләп кермәгез, алҗып-талчыгып әтиегез кайтса, керә алмый тилмереп тормасын”, - дия иде. Әтисе сугышка чыгып киткән көндә Мирфәезгә - минем бабама бары 4 яшь, ә кызы Фәүзиягә 2 яшь кенә тулган була. Бу канкойгыч көннәрдә аның гаиләсенә бары 3 кенә хат килә. Ә аннан соң хәбәрләшү җебе тәмам өзелә. Үлеме турында кара пичәтле хат килмәгәч, аның билгесез югалуы башына сыймый иде: ана күңеле баласын югалтудан курыккандыр инде. Вакыт - вакыт әрнеп әйтеп куя: “Кеше инә түгел югалырга, эзе кала тамчы тамса да” 8-9 яшьлек Мирфәез сеңлесе Фәүзия белән Үрәзмәтнең басу капкасы төбенә баралар да, әтиләрен көтеп утыралар. Сирәк-мирәк кайткан солдатлар арасында әткәйләре дә булыр сыман тоела иде. Ләкин ул кайтмады...