Авылның һавасы да башка шул инде. Кайтып керешкә үк гадилек, күңелемә тынычлык кереп оялый. Тынычлыкны әллә туган нигез, әллә туган тел, әллә туганнар барыбыз бергә җыелу тудыра. Без кайткач, әбиемнең ничек шатланганын күрсәгез...
Чәйләр эчеп, хәл-әхвәлләрне сорашып, күпмедер утырганнан соң, өстәл өстендәге альбомга күзем төште. Таушалганрак кына альбом иде ул. Фотосурәтләр, билгеле, төссез. Төссез булсалар да, фотоларның сыйфаты яхшы икәне күренеп тора. Битләрне актара-актара күңелем белән еракка, тарихка барып кайтам.
Кызганычка каршы, бабамның фотосы сакланмаган. Әбием сөйли: бабам Фатыйх Гарифулла улы Сафиуллин сугыш бетеп 3 ел үткәч, армиягә алына, Красноярск якларында, аннары Мәскәү янында 4 ел да 2 ай шофер булып хезмәт итә.
Ә менә монысы инде әтиемнең фотолары. Кара, нинди яшь булган. Формасы бигрәк килешә үзенә. Аңа Монголия якларында 1982-1984 елларда хезмәт итәргә туры килә. Әтием Фәрхәт шулай ук шофер була. Солдат фотоларын карый башлагач, сүз үзеннән-үзе бүген армиядә хезмәт иткән абыема барып тоташа. Менә абыем Рәзил фотолары! Ул Чита шәһәрендә хезмәт итә, Урал машинасын йөртә.
<span>Горурланыр өчен сәбәпләрем күп икән минем. Татар булуым белән горурланам. Татарча сөйләшә белүем белән горурланам. Безнең нәселдәге ир-егетләрнең куркак булмавы белән дә горурланам. Туган илеңне ярату, гаиләдән, туган нигездән башлана, диләр. Бу, һичшиксез, дөрестер.</span>