Аң-белем, әдәбият, уку-язу, хат-хәбәрләшү * Акыллыга да әйттем − Уйлады да белде; Акылсызга да әйттем − Тыңлады да көлде. (Табышмак) * Югалткан әйберең түгел, − Эзләмичә тапмыйсың. (Табышмак) * Әйткәч, беләсегез килә, Белгәч, көләсегез килә. (Табышмак) * Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә. (Мәкаль) * Моны миңа сөйләде Алдар, Әгәр сиңа очраса, Ул сине дә алдар; Болар барсы да ялган, Ялган булса да, Ак кәгазьгә язылган. (Әкият) * Үлчәүләрдә үлчәнми, Базарларда сатылмый. (Акыл) * Аршынлы түгел, потлы түгел, Һәркемдә бар. (Акыл) * Бер байлык бар − янмый, Карак та урлый алмый, Төшеп тә югалмый. (Белем) * Акыллы чәчә барыр, Акылсыз җыя барыр. (Белем) * Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак, Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк Нәрсә бар дөньяда? (Тел) * Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. (Мәктәп) * Агач түгел − яфраклы, Тун түгел − тегелгән. (Китап) * Кабат-кабат катлама, Акылың булса ташлама. (Китап) * Теле юк − үзе аңлата. (Китап) * Анда бар да бар. (Китап) * Өнсез, җансыз − иң якын дус. (Китап) * Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган. (Китап) * Ак җир, кара тап, Нәрсә булыр, уйлап тап. (Китап) * Ак ялан, кара сукмак, − Йөри белгән эз табар. (Китап) * Ача да яба, ача да яба, Җавабын зирәк таба. (Китап) * Киштә башында төпле төргәк, Аңа һәр өйдә хөрмәт, Һәркемгә дә иң кирәк. (Китап) * Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың. (Язу, уку) * Җирлеге ак, орлыгы кара, Җимеше ни булыр? − Тикшереп кара. (Кәгазь, юзу, уку) * Кәкре-бөкре сызылган, Хәрефләре сыгылган, Асты бар, өсте бар, Тырма кебек теше бар. (Язу) * Аш ашамас, Кара су эчәр, Дөньяда кош кебек очар, Күңелләргә нур чәчәр. (Язу) * Җир өстендә күп кешеләр Кар өстенә кара солы чәчәләр. (Язу) * Бишәү чәчә, берәү жыя. (Язу, уку) * Иген чәчте биш малай, Урдылар ике агай. (Язу, уку) * Кул белән чәчәсең, Күз белән җыясың. (Язу, уку) * Җире ак, орлыгы кара, Кул белән чәчәләр, Авыз белән җыялар. (Кәгазь, язу, уку) * Ак ялан, Ак яланда эз калган, Эз өстендә күз калган. (Кәгазь, язу, уку) * Җаны юк, үзе кырык төрле тел белә. (Каләм) * Үзе укырга белмәсә дә гомер буе язына. (Каләм) * Кәгазь өстен карайта, Дөнья йөзен агарта. (Каләм) * Үзе бер карыш, Теле мең карыш. (Каләм) * Үзе йөзә − чылбыр тезә. (Каләм) * Авызы бер, теле ике, җаны юк. Сөйләгән сүзенең һич саны юк. (Каләм) * Менә табышмак, уйлап кара: Суы тәмсез, йөзе кара, Чиләгенең төбе юк, Файдасының чиге юк. (Кара һәм кара савыты) * Кара кыр буйлап ак куян чаба. (Кара такта, акбур) * Бер чыгарып җибәрсәң, Нихәтле чакырсаң да кире кайтмый. (Сүз) * Әйтермен − миннән китәр, Тыңламасаң − синнән китәр. (Сүз) * Сөрмәгән җирдә тумаган куян баласы. (Ялган сүз) * Диңгезе бар, суы юк, Каласы бар, халкы юк, Урманы бар, агачы юк. (Карта) * Шәһәрләр − йортсыз, Диңгезләр − сусыз. (География картасы) * Ямавы бар, җөе юк, Каласы бар, өе юк. (Карта) * Бабай бүреге йөз ямау. (Глобус) * Аягы юк − китәр, Җибәргән җиргә җитәр, Кушкан йомышны үтәр. (Хат) * Теле юк, теләсә кем белән сөйләшә, Гәүдәсе юк, кәгазьдән күлмәк кия. (Хат) * Дүрт почмаклы келәтем, − Аккошым бар эчендә; Кеше алыр дип кайгым юк, − Тамгасы бар түшендә. (Хат) * Кабат-кабат, Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат, Мин торам аны санап, Көн дә кими бер канат. (Календарь) * Күңелсезгә − юаныч, Күңеллегә − куаныч. (Җыр) II бүлек. Табигать күренешләре, ел фасыллары * Өй башына утырган, Җир йөзен нуры белән тутырган. (Кояш) * Ул булса, көн була. Ул булмаса, төн була. (Кояш) * Лампа түгел − яктырта, Мич түгел − җылыта. (Кояш) * Тау башында җәүһәр таш, Аңа туры караган кешенең күзе яшь, Аны тапкан кешегә йөз егерме яшь. (Кояш) * Егет егетлеген итә, Елмаеп боз эретә. (Кояш) * Зур палас, Төбендә − йомры калач. (Күк, ай) * Нәрсә төнне яктырта, Нәрсә яна − яндырмый? (Кояш, ай) * Иртән чыга, Кичен югала, Аның урынына Энесе кала. (Кояш, ай) * Алтын китте, көмеш килде. (Кояш, ай) * Өй өстеңдә ярты күмәч. (Ай) * Үзе урак, үзенең теше юк. (Ай) * Өй артында − ак калач. (Ай) * Төнлә калка, көндез ята. (Ай) * Мич тулы пәрәмәч, Уртасында − бер калач. (Ай, йолдызлар) * Мең шырпыга бер лампа. (Ай) * Ярты телем ипи Бөтен дөньяга җиткән. (Ай) * Бер көтүче мең сарык көтә. (Ай, йолдызлар) * Бер атасы, бер анасы, Ничә йөз мең баласы. (Кояш, ай һәм йолдызлар) * Атамның бер туны бар. Ябынып булмый; Эче тулы ак энҗе, Санап булмый. (Күк һәм йолдызлар) * Кич булганда күренер, Таң булдымы − күмелер. (Йолдыз) * Актыр үзе, югары, Җем-җем итеп ул тора; Бүген таңда килмәсәң. Китәмен дип утыра. (Йолдыз) * Өй түбәмдә − җиз кадак. (Йолдыз)