«Сүнгән йолдызлар» драмасы 1923 нче елда языла. Трагизм һәм драма элементлары үзара кушылып киткән бу әсәрнең үзәгендә кеше шәхесе, аның язмышы, бәхеткә хокукы мәсьәләләре тора. Нинди матурлык һәм фаҗига күрсәтелә соң драмада? Автор Сәрвәр белән Исмәгыйль арасындагы мәхәббәт һәм аның фаҗигале язмышын тасвирлый. Әлеге олы хис туа. Бу яшь пар — авылның иң якты йолдызлары. Әмма икесе дә авыр язмышлы ятим балалар: Сәрвәр әбисендә торса, Исмәгыйль байга эшләп көн итә. Ике яшь кеше бер-берсен өзелеп ярата, әкияттәгедәй матур мәхәббәт туа алар арасында. Автор шушы матур мәхәббәтне сурәтләү белән беррәттән, Исмәгыйльнең күргән төше аша алда һәм тиздән булачак фаҗига турында да искәртеп куя. Төш аждаһа сыман бер әйбернең, сызгырып, бөтен йолдызларны сүндерүеннән гыйбарәт була. Бу нинди аждаһа һәм нинди йолдызлар соң? Әлеге алдан күрсәтү ролен башкаручы мөһим метафора алга таба тулысынча ачыла: без аждаһаның сугыш икәнлегенә төшенәбез. Әйе, илдә аяусыз сугыш башлана. Ил һәм аның язмышы өчен көрәшергә авылдагы ир-егетләрне сугышка җыя башлыйлар. Бу афәт Исмәгыйльне дә читләтеп үтми: аңа да туган иле өчен көрәшергә дигән хәбәр китерәләр.
Сәрвәр ике юл чатында: Фәрхи аны мәхдүм Надирга димли, ә тәрбияче әбисе «бу — синең тормыш, үз юлыңны, үз бәхетеңне үзең сайла» ди. Сәрвәр «тормышымны кем белән бәйләсәм, бәхетле булырмын икән соң?» дигән сорауга җавап эзли һәм үз бәхетен мәхәббәттә күрә, гомерен Исмәгыйле белән бәйләргә карар кыла. Әмма әлеге матур мәхәббәткә аяусыз сугыш яный. Бигрәк тә Сәрвәр кайгыра: сөйгән яры сугышка китәчәк, ә әйләнеп кайтуы билгесез, һәм бу уйлар Исмәгыйлен ничек тә сугыштан алып калу теләге белән тәмамлана. Сәрвәр авылның данлыклы имче хатыныннан дару алып, сөйгәненең колагына сала. Нәтиҗәдә, кадерлесен үз куллары белән һәлак итә һәм шушы кайгыдан ул юләрләнә. Әле сөеп-сөелеп туймас вакытта сөлек кебек егетнең бу үлеме укучыны тетрәндерә. Автор Сәрвәрнең акылдан язу күренешен дә бик аянычлы итеп сурәтли: кыз, каз канатлары тотып, «Каз канаты» көенә җырлый, көтмәгәндә югала, үзенә-үзе сөйләнә. Матур гына башланган мәхәббәт тетрәндергеч фаҗига белән тәмамлана.
Ләкин трагедия моның белән генә төгәлләнми әле. Автор вакыйгаларны «кешенең бәхете нидән гыйбарәт?» дигән сорауга җавап эзләү рәвешендә үстерүне дәвам итә. Әсәрдә гарип Надир да үз бәхетен эзли: бөкре, табигать тарафыннан кимсетелгән булуына карамастан, ул да кеше бит. «Кыяфәтем белән шайтанга охшасам да, минем дә җаным, йөрәгем бар, ләкин мине аңлаучы юк», — дип өзгәләнә ул. Бу — фаҗига. Ләкин әсәрдә матурлык та Надир образында чагыла. Тышкы кыяфәте килбәтсез булса да, аның күңеле матур. Әмма аны беркем аңламый, аннан көләләр. «Мин гомергә Сезнең аяк астыгызда туфрак булыр идем, — дип, Сәрвәргә үз мәхәббәтен аңлата ул. — Мин ялгыз идем. Шул ялгызлык вакытларында Сез, минем исемә төшеп, өмет чаткылары бирдегез. Сез миңа җан керттегез». Әмма Сәрвәр Надирны бары тик кызгана гына шул. Сугыш башлану хәбәренә Надир сөенә. «Исмәгыйль сугышка киткәч, бәлки, Сәрвәрне үземә каратып булыр» дигән уй сөендерә аны. Ләкин сугыш аңа да мәрхәмәтсез: Исмәгыйль кабере янында үлгән Сәрвәрне күрү Надирның соңгы өметен дә өзә: «Ходай, синең җаныңны алып, актык йолдызымны сүндерде», — ди ул. Һәм шушы аяусыз чынбарлыкка протестын үзенең үлеме белән белдерә.
Менә шулай итеп, йолдызлар берәм-берәм сүнә тора. Һәм әле күп йолдызлар сүнәсе. Чөнки аждаһа-сугыш дәвам итә.
Кәрим Тинчурин бу әсәрендә матурлык белән фаҗигане бергә үреп бару аша мәхәббәткә соклану һәм аны җимерүче кара көчләргә нәфрәт уята.
<span>«Сүнгән йолдызлар» — К. Тинчуринның «театр тетрәндерергә тиеш» дигән фикерен ачык дәлилләүче әсәрләрнең берсе.</span>
По легенде слезы Божией Матери, пролитые ею на Святой Крест превратились в ландыши.
В земле нефть откачивают из шахт кирками добывают алмазы золото потом обрабатывают
Очень хороший и интересный рассказ. Спасибо большое!<span />