ышкы бер җиләс кояшлы кондә,
Авылның данлы «Көмеш тавында».
Эрер-эремәс соңгы кар җирдә
Күз яшен сыгып яткан чагында,
Шаян балалар карда тәгәрәп
Һәм кар атышып уйнап туйдылар.
Шуннан җыйнаулап, карны әвәләп,
Бер кыз сурәте ясап куйдылар.
Кич булды, салкын карны катырды,
Балалар арды һәм иректеләр.
Кар кызын тауда ялгыз калдырып,
Җылы өйләргә кайтып киттеләр.
Төн буе, кызны иркәләп, назлап,
Исте көньяктан апрель җилләре,
Батыр кояшны һәм язны мактап,
Җил кызга серле әкият сөйләде:
«Син әле, диде, белмисең безнең
Ут тәнле, кайнар Кояш батырны;
Таң кала һәркем күреп ал йөзен,
Яндыра җирне аның ялкыны».
Кыз әйтте, көлеп: «Кояшыгызга
Һәм языгызга һич китми исем,
Нәрсә ул ялкын карга һәм бозга,
Карбикә белми мәхәббәт хисен.
Мин мәңге салкын, юк миндә ялкын,
Мин кыш иркәсе, әллә белмисең?
Мин боз йөрәкле, миңа кирәкми,
Теләсә Кояш үзе баш исен!»
Таң атты, Кояш көчле, ялкынлы,
Чыкты елмаеп урман артыннан.
Кар кызын ымлап язга чакырды,
Тапшырды букет нурдан, ялкыннан.
Кар кызы, кинәт карап, ымсынды,
Ярсытты аны бу көләч иртә.
Сөю ул шундый, серле, тылсымлы,
Боз йөрәкне дә үбеп эретә.
Карбикә ярсып язга ашкынды,
Ул гашыйк булды көчле Кояшка.
Кузгатты җилләр язгы ташкынны,
Кудылар бозны яз килгән якка.
Кояш кар кызын назлый, иркәли,
Яндыра аны кайнар кочагы.
Иелеп үпте ул Карбикәне,
Тартты үзенә бозлы көч аны.
Һәм кинәт кызның боз канлы ирнен
Сихерле яшрен ялкын көйдерде.
Кыз, бар хисләрен Кояшка биреп,
Гөрләвек булып гөрләп йөгерде.
Кызның йөзеннән тама тамчылар,
Бу — аның кайнар сөю яшьләре,
Ул елый, сөю язын каршылап,
Сүтелә җилдән көмеш чәчләре.
Кайда боз канлы мәгърур кар кызы?
Акты сөйгәне куенында эреп.
Сөю һәм яшьлек утын кабызып
Ага ул, җырлап, шашып, тилереп.
Ул тынды узган яшь гомер төсле,
Тик соңгы яше җирне чылатты.
Кыз җырлап аккан җирдә гөл үсте,
Ул Кояш төсле ал чәчәк атты.
Мәхәббәт, мине иркәм куенында
Эрет, хисләрем ташып аксыннар.
Сөю сугарган гомрем юлында
Гөлләр таң төсле чәчәк атсыннар.