Человека труд красит
“Кешедә бар нәрсә дә гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, уйлары һәм күңеле дә,”- дип яза Антон Павлович Чехов. Кемгәдер дөрес бәя бирү өчен, аның белән аралашу гына җитми, минемчә. Ә эш-гамәлләрен күзәтү, хезмәт нәтиҗәләрен өйрәнү кирәктер. Чөнки зәвык белән киенеп, матур сөйләшеп йөргән кеше үзе өчен генә яшәргә мөмкин. Юкка гына татар халкы “агач -яфрагы, кеше хезмәте белән матур”, димәгән.
Хезмәт кешене бизәп кенә калмый, ул- шатлык чыганагы да. Эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше үзен бәхетле тоя.Ул һәр иртә сөенеп эшенә бара, күңелен биреп эшли. Хезмәте белән башкаларга, иленә файда китерүенә куана. Нинди генә авырлыклар булса да, куркып калмый, тырышлыгы белән куйган максатларыңа ирешә, яңа үрләр яулый, дәрәҗәләргә ирешә. Мондыйларны хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Хезмәт барышында кеше физик яктан ныгый, рухи яктан д чыныга, хезмәттәшләре белән аралашырга, уртак тел табарга да өйрәнә.
Татар халкы элек–электән хезмәт сөючәнлеге белән дан тоткан. Балаларны да кечкенәдән эшкә өйрәткәннәр, башкаларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләгәннәр.
Әйләнә-тирәбезгә күз салсак, бөтен нәрсә хезмәт нәтиҗәсе: биек-биек йортлар, акыллы машиналар, табыннарыбызга ямь бирүче икмәк, өстебезгә кигән киемнәр... Болар барысы да- кемнәрнеңдер хезмәт җимеше. Гадәти әйберләр булса да, һәрберсе кирәк.
Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган, нинди дә булса һөнәр сайламаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала .
Велосипед изобрёл не один учёный, а несколько. Если вам нужно оисамомпервом изабретателе , то это Карл Фон Дрез, Германский учёный изобрёл первый велосипед в 1818 году в Германии. Велосипед дрезина.
Как мне кажется здесь О соединительная согласная
"со всех ног" - очень быстро бежать куда-то
"ноги в руки" - незамедлительно приступить к делу
"встать не с той ноги" - проснуться в плохом настроении
"сбиться с ног" - очень устать при выполнении какой-либо задачи
"еле ноги носит" - состояние, когда человек с трудом передвигается