Сингармонизм законына буйсынган һәм буйсынмыйча килгән сүзләрне аерып төркемләгез. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә фонетик анализ ясагыз.
Күңелдәгесен, ателье, бертоташтан, очлы, балаларыбыздан, көндәлектә, борынгы, директор, өстәлгә, көлсу, килделәр, барасыңмыни, әйткәләштергәләдем, күзаллау, офис, дусларыбызга, ихата, хөрмәтле , очкыч.
2. Күпнокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп языгыз.
К...з килде… Урман ..ст...ннән й...г..р..п узган алтын б..л...т агачларның яфракларын сары т...скә манды. Усалрак җил искәндә, алар күз яшьләре сыман җир ...ст...нә тамдылар. Куаклардагы чикләвекләр дә тәмам саргаеп җиргә коелдылар. Менә б...рк...нн... ешлык араларын к...мд...р утап чыккандай, урман куелыгы шәрәлеккә ал..ш..нды… Үз...н...ң сары саг...шлары, м...ң карг...шлары белән тулган к...з. Күкләр дә хәзер җәйге к...ннәрдәге к...б...к д...б...рдәп-күкрәп каты итеп яшь коеп еламый, ә тавыш-т...нс...з гына, саб...р карч...клар к...б...к кенә балав...з сыга. (Р.Сибат).
Ы хәрефе кергән татар сүзләрен һәм рус теленнән кергән 5 алынма сүз языгыз. Аларның әйтелешенә игътибар итегез.
[ы]
[ы]
ылыс
посылка
Э хәрефе кергән татар сүзләрен һәм рус теленнән кергән 5 алынма сүз языгыз. Аларның әйтелешенә игътибар итегез.
[э]
[э]
эшче
электр