Безнең якларда бик күп кошлар яши – торна, акчарлак, ябалак, тукран, сандугач, песнәк, карга, кара карга, чыпчык.
Торнаның томшыгы бик озын. Аның турында “Төлке белән Торна” дигән әкияте бар. Көз көне ул җылы якка китә, ә яз көне кире кайта.
Акчарлак ак төстә. Ул су өстендә оча, балык тота.
Ябалак урманда яши. Ул көндез курми, ә төнлә тычканнарны ашый.
Тукран – урман табибы. Ул агачларны дәвалый.
Песнәк – кечкенә кош. Ул кара, сары төсле була. Песнәк безнең якта кошлый, көнъякка китми.
Миңа сандугач бик ошый. Бу соры төсле, кечкенә кош, ләкин ул бик матур, бик моңлы сайрый.
<span>Кыш көне мин кошларга булышам, аларны ашатам.</span>